Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

“Кара җомга” нюансы

Икътисадый шартларның катлаулана баруы да, элементар сакчыллык та барыбызны да диярлек “кара җомга” лар артыннан күзәтеп барырга мәҗбүр итә.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")

Хәер, зур ташламалар артыннан куып, кайчакта кирәкмәс товарлар алып ташлаучылар да җитәрлек. Файда артыннан куып үзеңне ничек аңлашылмаган ситуацияләрдән саклап калырга соң? Бу хакта безгә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Минзәлә районындагы Чаллы территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Эльвира Фәттахова киңәшләрен бирде:

- Безнең һәркайсыбызның кулланучы буларак, берәр тапкыр булса да, товарны сатып бетерү (распродажа) һәм бәясен киметеп сату (уценка) күренешләре белән эш иткәне бар. Мондый вакытта сатучылар тарафыннан белеп бетермәү я башка сәбәпләр аркасында  сатып алучыларга сатып алынган товарны кире кайтару буенча ялгыш мәгълүмат бирү очраклары еш очрый.

Ташлама ясап товарларны сатып бетерү яки бәяләр киметеп сатканда барлыкка килүче хокукый нәтиҗәләрне билгеләү өчен, бу процессларның асылын аңларга кирәк.

 Товарны сатып бетерү - ул нинди дә булса товарны түбән бәяләрдән сату. Бу төрле категориядәге товарларга бәяләрне киметү буенча оештырылган процесс, аның максаты-яңа товарга керү өчен склад һәм сәүдә мәйданнарын азат итү.

Бәясен киметеп сату -  ул, үз чиратында, билгеле бер кимчелеге булган товарларны бәясен төшереп сату, шул ук вакытта товарның җитешсезлеге турындагы мәгълүмат кулланучыга тулы күләмдә җиткерелергә тиеш. Шулай итеп, «Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен раслау турында» 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы РФ Хөкүмәте карарының 11 пункты нигезендә, сатып алучы сатып алган товар бер тапкыр инде куллануда яки ремонтланган булса, сатып алучыга бу хакта мәгълүмат бирелергә тиеш. Сатучы товарда булган җитешсезлекләр турында сатып алучыны телдән генә түгел, язмача да кисәтергә тиеш (товарның ярлыгында, товар чегында яки башка ысул белән).

Кулланучы товарны сезонлы яки бәйрәм көннәрендә сатып бетерүгә бәйле рәвештә алган булса да, «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының барлык нормалары гамәлдә.

Кулланучы товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, әгәр алар сатучы тарафыннан әйтелмәгән булса, үз теләге товарны алыштыруны, бәяләрне киметүне; товарда табылган җитешсезлекләрне кичекмәстән бетерүне яисә кулланучы яисә өченче зат тарафыннан аларны төзәтүгә чыгымнарын каплауны таләп итәргә;

- сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм түләнгән акчаларны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.

Ни өчен “кара җомга”?

“Кара җомга” терминының тарихы да кызыклы. 1869 елның 24 сентябрендә җомга көнне кинәт кенә алтынга бәяләр төшеп, күпләр бөлгенлеккә кала. Шуңа ул көн тарихка “кара җомга” булып истә кала. Аннан соң америкалылар кара җомга дип 13 нә туры килүче җомгаларны атыйлар. Пенсильвания штатының бер газетасы 1970 елда 13 март җомга көнне товарларны ташламалы бәяләрдән сатып бетерү турында игълан бастыра. Шуннан бирле “кара җомга” дигән төшенчә ташламалы бәяләрдән товар сату белән ассоцияцияләнә башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X