Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Казанда көзге Сабантуй

Башкаладагы Г.Камал театры каршында узган "Казан җыены"на 400 ләп кеше җыелган иде. Җыенның төп максаты - тарихка әйләнеп кайту. Ул үз эченә Кол Шәриф, ханнар, Сөембикә, тарихи китаплар, музей һәм тарихи шәхесләрне алды. Казан җыены болар белән генә чикләнеп калмады, әлбәттә. Мәгърифәтне яктырту уңаеннан махсус Мәгърифәт мәйданы оештырылып, анда китаплар...

Башкаладагы Г.Камал театры каршында узган "Казан җыены"на 400 ләп кеше җыелган иде.

Җыенның төп максаты - тарихка әйләнеп кайту. Ул үз эченә Кол Шәриф, ханнар, Сөембикә, тарихи китаплар, музей һәм тарихи шәхесләрне алды. Казан җыены болар белән генә чикләнеп калмады, әлбәттә. Мәгърифәтне яктырту уңаеннан махсус Мәгърифәт мәйданы оештырылып, анда китаплар сатылды. Борынгы гасырны хәтерләтеп, сәүдәгәр, байлар һәм гади халык йөри торган ярминкә мәйданыннан тыш, балалар өчен күңелле мәйданчык та эшләп торды. Бу мәйданчыклар белән параллель рәвештә төрле мастер-класслар үз эшчәнлекләрен күрсәтте. Анда һәрбер теләгән кеше катнаша һәм нинди дә булса һөнәрнең серләренә төшенә, өйрәнә ала иде.

Һәр чара җыр-моң белән үрелеп барды. Татар эстрадасының танылган җырчылары милли моңнарны, мөнәҗәтләрне яңгыратты. Сәхнә түренә шулай өлкән һәм яшь буын шагыйрьләре дә чакырылды. Алар үзләренең иҗат җимешләрен җыен кунакларына ирештерделәр. Шунысын әйтергә кирәк: алар барысы үз чыгышлары белән "Ярдәм"фондына өлешләрен кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X