Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы гражданнарны бергәләп кабул итә

Медицина тематикасы буенча сораулар бирү өчен алдан язылып куярга кирәк.

(Минзәлә, «Минзәлә-информ») Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге вәкиленең гражданнарны бергәләп кабул итүе була. Кабул итү 2021 елның 16 мартында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр булачак.

Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрдән «Skype» программасына республиканың муниципаль берәмлекләрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләрен кабул итү бүлмәләренә турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.

Медицина мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесен кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев