Минзәлә
  • Рус Тат
  • Хокук, әхлак кысаларыннан чыкмау үзебездән башлана

    Бервакыт берәүдән кызык та, кызганыч та сүз ишетергә туры килде берәүдән: “Нужәли шул хәтле төрмәгә утырасы килә аларның – инде ничәсен тоттылар, ә алар һаман алалар, үзләштерәләр”.

    (Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"

    Ришвәтчелек, дигәч күпләребезнең күз алдына миллионлап сум я доллар тутырылган кейс-чемоданнарны кача-кача гына кулга чиста булмаган җаваплы урыннарда эшләүче шәхесләргә бирү картинасы килсә дә, бу айсбергның очы гына.

    Теләсә нинди зур канун бозу очрагы чәчәк атсын өчен моңа карата этәргеч бирердәй мохит булуы Һәм “ришвәтчелек” дигән яман чирнең бер-ике орлыгы шул мохит, шул туфракка эләгүе мөһим.

    Әнә бит Пермь якларыннан ияреп кайткан Сосновский балтырганының берничә орлыгы гына да ничаклы проблема тудырды – күпме гектар чиста, саф җирне агу белән эшкәртергә туры килде. Ә ришвәтчелеккә карата гербицид юк: чөнки аның орлык-тамырлары да, үтеп чыгарлык булмастай күренгән чытырманнары да бернинди чалгы-пычкы, препарат үтмәс субстанциядә – һәркайсыбызның аңында.

    Ягъни үз-үзебезгә карата намуслы булыйк, җәмәгать. Шул ук укытучы, тәрбияче, табибны күчтәнәч-акча алуда гаепләсәк тә (бу күренешне һич аклап әйтү түгел)  – ә кем бирә аларга ул ришвәтне?

    Сорауны тагын да киңәйтик – ришвәт акча бирүдә генә чагылмый бит. Аның орлыгын чәчү өчен кечкенә генә алшартлар да җитә. Кибеткә ниндидер бер зур посттагы кеше кереп, масканы кимәсә (һәм аннан аны беркем дә таләп итмәсә), чиратсыз гына касса аша үтсә, я берәрсе “мин фәлән шәхеснең авылдашы, чыбык очы – тал башы” дип үзенә аерым мөнәсәбәт таләп итсә, я четерекле мәсьәләләр фамилиягә карап кына хәл ителсә, ришвәтчелек түгелмени ул? Сүз туганлык, авылдашлык – күркәм традиция турында бармый. Яхшы эшне дә чын күңелдән, ә кешесенә генә карап, аерып, һәм “туктале, моннан файда тияр” дип башкарырга кирәк түгел, диләр бит. Кемгәдер аерым мөнәсәбәт күрсәтү өчен әле дворян званиеләре кайтарылмады бездә – катлаусыз, демократик җәмгыятьтә яшибез.

    акцент

    Күптән түгел Халыкара ришвәтчелеккә каршы көн уңаеннан чаралар оештырылды. Рәсем-плакат, инша конкурсына гына әйләнеп калмасыннар иде алар. Республика яшьләр ришвәтчелеккә каршы форумында “Минзәлә” газетасы коллективының әлеге яман күренешкә каршы эшчәнлеге дә билгеләп үтелде.Әлбәттә, журналистның кемгәдер ришвәтче исемен тагып, кулга алу хокукы юк – моның өчен компетентлы органнар бар. Әмма безнең язмаларны укып, бер генә кешенең булса да вөҗданы уянса, ул үзен “мин дә бит Ватаныбызның тулы хокуклы гражданины” дип хис итсә, канун тарафыннан болай да гарантияләнгәне өчен бер ни дә бирмәсә дә, алмаса да, ә тыелганына кызыкмаса, шул рәвешле ришвәтчелек орлыгын таратуны туктатса, димәк эшебез юкка түгел.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: