Минзәлә
  • Рус Тат
  • Комиссия техниканы кышкы саклауга куюны тикшерде

    70 мөмкинлектән 59 балл җыеп “Калморза” хуҗалыгы беренче урынны алды.

    Аннан ике баллга калышып “Заиковский” хуҗалыгы икенче урынга лаек булды һәм 56 балл җыйган“Мензелинские зори” агрофирмасына өченче урын бирелде.

    Районыбыз хуҗалыклары арасында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм машина трактор паркларының техникаларны ремонтлауга әзерлеген Казан дәүләт аграр университетының ФГБОУ ВО ректоры Айрат Вәлиев, шулай ук университетның проректоры Наил Хамидуллин,  район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең начальник урынбасары Илгиз Ханов, Минзәлә районы буенча дәүләт техник күзәтү бүлегенең  өлкән инспекторы Ринат Гыйльмановтан торган комиссия ашлык, азык җыю комбайннарының, азык әзерләү техникасының, чәчү, туфрак эшкәртү агрегатларының торышы бәяләде. Шулай ук ремонт эшләрен башкаручы хезмәткәрләргә тудырылган эш шартларын , техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау буенча бәя бирделәр.       

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: