Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

"Көрәш турында сүз чыкса, аның гадел булуын әйтәләр.."

Безнең көрәш гадел, анда аяк чалу юк. Шулаймы ул?

Танылган татар журналисты Рәмис Латыйпов үзенең ВК да сәхифәсендә түбәндәге эчтәлектәге язма калдырган:

"Көрәш темасына күп еллар язган журналист Фәрит Салихов бу өлкәдән китүен әйтте. “Мәҗбүр иттеләр. Андагы пычраклык, әшнәлек, гаделсезлек мәҗбүр итте. Нидер тамырдан үзгәрми торып, мине ул төпкә сөйрәүче баткаклык тирәсендә күрмәссез”, - дип язды.
Гадел булырга тиешле көрәш дөньясы шулкадәр ябык. Алар үз эчләрендә кайнап ята, бөтенесе үзара хәл ителә. Көрәш федерациясенең хәтта матбугат хезмәте дә юк. Ябык ватсап төркемнәрдә генә сөйләшүләр бара. Халыкка яңалык килеп тә ирешми. Шуңа көрәшне яктыртырга еллар буе шул бер үк журналистлар йөри, ә заллар буш. Ничә еллар буе көрәшне халыкара мәйданга чыгарабыз диләр. Нинди халыкара мәйдан – Татарстандагы рус журналистлары да язмый көрәшне. Татар журналистының китүенә дә исләре китми булып чыкты. Былтыр көрәш дөньясындагы проблемалар турында Айдар Шәймәрданов сөйләгән иде. Нидер үзгәрде дип уйлыйсызмы?
Сорау бирәсең җаваплы кешеләргә - шамбы балыгы кебек шыпырт кына качышалар. Көрәш дөньясындагылар батыр булырга тиеш кебек, ә алар куркак. Фәрит шуңа “баткак” дип бәяләгәндер дә инде.
Татарның милли спорт төренең бик күпкә популяррак булырга хакы бар. Моның өчен көрәш федерациясе халыкка ачылырга тиеш. Көрәшчеләр турында мәгълүматларны заманча җиткерсәләр, көрәшчеләр күпкә популяррак булыр иде. Килешеп көрәшүләр, әшнәлек тә кимер иде игътибар артса.
Фәрит гаеплеләрне фаш итәргә кирәк дип тә тапмаган, кул селтәгән дә киткән... (Мин бу урында Фәрит белән килешмим - гаеплеләрне атап, фаш итеп язсаң, нәтиҗәлерәк булыр иде).
Мине Фәритнең постына реакция булмавы гаҗәпләндерде. Ул бит көрәшне популярлаштыруга зур өлеш керткән кеше. #Көрәш федерациясе, атаклы көрәшчеләр үз сүзләрен әйтергә тиештер. Юк шул. Шыпырт кына укып яталар. Куркумы бу? Кирәксенмәүме?
Фәрит “бөтен гаепне җитәкчеләргә аударырга кирәкми” дигән фикердә. Мин башкача уйлыйм. #Көрәшфедерациясенең президенты өстендә дә җаваплылык. Спорт министрлыгы да селкенергә тиештер. Алайса “царь хороший, бояре плохие” дип, көрәш федерациясендәге уртакул җитәкчеләрне генә сүгүгә кала. Югарыдагыларда зур җаваплылык – хәл итсеннәр!"

Исегезгә төшерәбез, 12-13 февраль көнне Минзәләдә Муса Җәлил исемендәге көрәш турниры узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев