Реклама
Күптән түгел Чиләбедә 15-17 яшьлек яшүсмерләр арасында көрәш буенча Россия беренчелеге үтте. Татарстан җыелма командасы составында Минзәлә районыннан көрәш буенча тренер Рәмзил Бәдриевнең өч шәкерте катнашты. Ярышларда Татар Мөшегесе урта мәктәбе укучысы Рузилә Мөхәммәтова аеруча югары нәтиҗәләргә иреште. Ул 70 килограммнан югары үлчәүдә өченче урынны алды һәм РФ спорт мастерлыгына...
Күптән түгел Чиләбедә 15-17 яшьлек яшүсмерләр арасында көрәш буенча Россия беренчелеге үтте.
Татарстан җыелма командасы составында Минзәлә районыннан көрәш буенча тренер Рәмзил Бәдриевнең өч шәкерте катнашты. Ярышларда Татар Мөшегесе урта мәктәбе укучысы Рузилә Мөхәммәтова аеруча югары нәтиҗәләргә иреште. Ул 70 килограммнан югары үлчәүдә өченче урынны алды һәм РФ спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз