Реклама
"Татавтодор"ААҖнең филиаллары, шул исәптән Минзәлә филиалы да, автомобиль юлларын кышкылыкта карауга керештеләр.
Юл өслеген кардан чистарту һәм ком-тоз катнашмасын тарату эшләре алып барыла. Актаныш, Минзәлә, Мөслим районнары территориясендәге 900 км дан күбрәк территориаль һәм М-7 Волга- Мәскәү-Уфа автотрассасындагы 110 км га якын федераль юлга хезмәт күрсәтүче Минзәлә филиалында кышкы юлларга тарату өчен 6 мең тонна ком-тоз катнашмасы әзерләп куелган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз