Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Кышка гөмбә әзерләү рецепты

Әлеге рецепт белән Иркәнәш авылынна Вәсилә Мөҗипова уртаклаша.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Гөмбә сезоны башланды, яңгыр яуса да яумаса да, чыга, көзгә таба да иртәнге чык белән дә үсә.

Ә җыйгач, эшкәртү, кышка әзерләп кую мәсьәләсе дә килеп баса. Шул уңайдан Иске Иркәнәш авылыннан Вәсилә Мөҗипова кышка гөмбәү тозлау рецепты белән уртаклаша.

- Мин үзем күбесенчә әтәч гөмбәсе, ак гөмбә, майлы гөмбә җыям. Рецептка килгәндә, ул түбәндәгечә: 3 кг гөмбә , 2 аш кашыгы тоз салып, кайнатырга куябыз. 35-40 минут кайнап чыккач, гөмбәләрне дуршлагка салып, суын саркытырга калдырабыз. Бу вакытта маринад ясыйбыз. 1 л суга 3 аш калагы тоз, 2 аш калагы шикәр комы, укроп, кара борыч, лавр яфрагы салып кайнатып чыгарабыз.

Шушы суга 1 аш калагы уксус эссенциясен салып болгатабыз да, гөмбәләрне салып, 8 минут кабартып алабыз. Банкаларга тутырабыз. 1 төш сарымсакны турап салабыз, 2 чәй калагы сыек май салабыз да ябып куябыз. Салкын урында саклыйбыз.

Хөрмәле укучыларыбыз, әгәр дә сезнең үз рецептларыгыз бар икән, алар белән безнең белән дә уртаклашыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев