Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Көз айларында вируслы авырулар көчәюе көтелә

Районда өлкәннәр өчен гриппка каршы өстәмә вакцинаның кайтуы якын көннәрдә көтелә.

(Минзәлә, 24 сентябрь, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
ТР Министрлар Кабинетының санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышында сүз коронавирустан саклану чаралары турында барды..
Хәзер инде маскалар кияргә барыбыз да күнектек. Әмма шәхси гигиена кагыйдәләрен саклау чараларын киметмәскә: бүлмәләрне җилләтергә, дезинфекция чараларын даими үткәреп торырга кирәк, диелде ТР Министрлар Кабинетының санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышында.
Шул ук вакытта көз айларында вируслы авырулар көчәюе көтелә.
–Без быел ОРВИ һәм грипп сезонына иртә кердек. Шуңа да профилактика бик актуаль, диде ТР премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлиева ТР Министрлар Кабинетының санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышында.
Безнең районда гриппка каршы вакцина ясау ничек оештырылган? Бу хакта район үзәк хастаханәсенең поликлиника буенча баш табиб урынбасары Муса Хәбибуллин болай диде:
–Минзәлә үзәк хастаханәсендә гриппка каршы халыкка вакцинация ясау дәвам итә.
Элек кайткан вакцинадан райондагы өлкән яшьтәгеләрнең 98 процентына, балаларның 51 процентына прививка ясалды. Өлкәннәр өчен гриппка каршы өстәмә вакцинаның кайтуы якын көннәрдә көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X