Көзге чәчү дәвам итә
Район буенча 16635 гектарда көзге культуралар чәчәргә кирәк.
(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Барлыгы 4393 гектарда көзге культуралар чәчелде, шуның-3949 гектары-көзге бодай, калганы көзге арыш, бу планлаштырылган мәйданнарның 26 проценты дигән сүз. Районыбыз хуҗалыкларында көзге культуралар чәчү өчен барысы 4493 тонна күләмендә орлык хәзерләнгән. Туфракны төп эшкәртү 15155 гектарда башкарылды, шуның 7 мең гектарга якыны тирәнтен эшкәртелгән. Туфракны төп эшкәртү буенча “Заиковский”-2030 гектар(78,8 процент), “Калморза” хуҗалыгы-5780 гектар(69,1 процент), “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе 2020 гектар(65,1процент) алда баралар. Әлегә фермер хуҗалыклары бу эштә сүлпәнлек күрсәтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев