Махсус режим 1 июльгә кадәр
Урманнарга янгын куркынычы янау сәбәпле, ТР Президенты күрсәтмәсе нигезендә республика территориясендә кертелгән янгынга каршы махсус режим 1 июльгә кадәр дәвам итә. Минзәлә урманчылыгы шушы чорда гражданнарның урманга барудан һәм транспорт чаралары белән урманнарга керүдән тоткарланып торуларын сорый. -Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган гаепле затлар, килгән зыянның күләменә бәйле рәвештә, дисциплинар, административ...
Урманнарга янгын куркынычы янау сәбәпле, ТР Президенты күрсәтмәсе нигезендә республика территориясендә кертелгән янгынга каршы махсус режим 1 июльгә кадәр дәвам итә.
Минзәлә урманчылыгы шушы чорда гражданнарның урманга барудан һәм транспорт чаралары белән урманнарга керүдән тоткарланып торуларын сорый.
-Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган гаепле затлар, килгән зыянның күләменә бәйле рәвештә, дисциплинар, административ яки җинаять җаваплылыгына тартылалар. РФ КоАПның 8.32 нче маддәсе нигезендә гражданнар өчен штраф күләме 2 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 7 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затларга - 50 мең сумнан алып 1 млн сумга кадәр. РФ Җинаять кодексының 261 нче маддәсе нигезендә 250 мең сумнан 400 мең сумга кадәр күләмдә штраф, яки 100 мең сумнан алып 300 мең сумга кадәр штраф белән 8 елга кадәр срокка иректән мәхрүм итү каралган, - дип хәбәр итә Минзәлә урманчылыгы җитәкчесе урынбасары Марсель Ханнанов.
Исегездә тотыгыз!
Урманнарда янгын очрагына тап булсагыз, бу хакта кичекмәстән 01 телефонына (кәрәзле телефоннан 010) яки урманны саклау буенча турыдан-туры линиягә 8-800-100-94-00 телефоны буенча шалтыратыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев