Мәгълүмат җитештерүчеләрнең үз хәлләре ничек?
Массакүләм-мәгълүмат чаралары бюджет өлкәсендә базар мөнәсәбәтләрендә яшәргә өйрәтелүче тармакның иң беренчесе. Яңа заманда власть тарафыннан турыдан-туры финансланучы газета-журналлар, телевидение булырга тиеш түгел. Шуңа без хөкүмәт заказын үтибез, ә калган акчаны "Реклама турында" законга нигезләнеп табабыз. Үткән атнада массакүләм-мәгълүмат чараларында эшләүчеләргә кагылышлы ике вакыйга булды: Россия матбугаты көне билгеләп үтелде һәм...
Массакүләм-мәгълүмат чаралары бюджет өлкәсендә базар мөнәсәбәтләрендә яшәргә өйрәтелүче тармакның иң беренчесе.
Яңа заманда власть тарафыннан турыдан-туры финансланучы газета-журналлар, телевидение булырга тиеш түгел. Шуңа без хөкүмәт заказын үтибез, ә калган акчаны "Реклама турында" законга нигезләнеп табабыз. Үткән атнада массакүләм-мәгълүмат чараларында эшләүчеләргә кагылышлы ике вакыйга булды: Россия матбугаты көне билгеләп үтелде һәм "Татмедиа" агентлыгының коллегиясе үткәрелде. Анда күтәрелгән темаларның иң кискеннәре: хезмәт хакы аз булганга татар матбугатында, бигрәк тә район басмаларында эшләргә яшь кадрлар кайтмавы, кадрларны кабат укыту булмавы, матбугат тарату дәрәҗәсенең түбәнәя баруы. Ә төп бурыч беркайчан да үзгәрми - Президентыбыз Рөстәм Миннеханов әйткәнчә, позитив мәгълүматны күбрәк тарату.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев