Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының тулай торагы кунак өе кебек

Әлеге тулай торакта менә дигән итеп капремонт ясалды. Аны Фаил Сабиров җитәкчелегендәге "Сфера строй" оешмасы башкарып чыкты. Тулай торакны, укучылар яши торган бүлмәләрне танымассың хәзер. Биредә барлык уңайлыклар тудырылган: юыныйм дисәң, душ бүлмәләре бар, суыткыч, микродулкынлы мич кебек көнкүреш техникасы урнаштырылган. Ял итү бүлмәсе чыннан да ял итү өчен җиһазланган....

Әлеге тулай торакта менә дигән итеп капремонт ясалды. Аны Фаил Сабиров җитәкчелегендәге "Сфера строй" оешмасы башкарып чыкты. Тулай торакны, укучылар яши торган бүлмәләрне танымассың хәзер.

Биредә барлык уңайлыклар тудырылган: юыныйм дисәң, душ бүлмәләре бар, суыткыч, микродулкынлы мич кебек көнкүреш техникасы урнаштырылган. Ял итү бүлмәсе чыннан да ял итү өчен җиһазланган. Мәдәни чаралар үткәрү белән беррәттән, укучыларга дәрес хәзерләп, бер-берсе белән аралашып-фикерләшеп утырыр өчен менә дигән урын ул.

Иң шаккаттырганы шул: "Сфера строй" җитәкчесе Фаил Сабиров тулай торакка үзеннән бүләк калдырган. Нинди генә бүләк әле! Үз хисабына кунакханә тибында ике бүлмәгә ремонт ясап, аны җиһазлап куйган. Фатир диярсең! Аңа керү юлы да аерым. Килеп керүгә, прихожаясында кием элгеч шкафы, чыгып киткәндә күз салып алырга стенасына көзге элеп куелган. Залында йомшак мебель, карыйм дигән кешегә телевизор эшләп тора. Кухнясында зәвык белән эшләнгән мебель, шунда ук раковина, электр плитәсе, суыткыч урнаштырылган, өстәл-урындыклар белән җиһазланган. Юыну бүлмәсен душ кабинкасы, кер юу машинасы тулыландыра.

Безнең белешмә

Әлегә бу бүлмә техникум каршында эшләп килүче районара ресурс үзәккә читтән килүче кунаклар өчен хезмәт итә, әмма техникум җитәкчелеге киләчәктә тулай торакта шундый үрнәктәге бүлмәләр булдырылырга тиеш дип саный.

-Укучылар торак-көнкүрешкә кагылышлы мәсьәләләр турында борчылып, укуларына зыян китерергә тиеш түгел. Алар үзләре сайлаган белгечлекләре буенча ныклы белем алырга, файдалы шөгыль белән мәшгуль булырга тиеш дип уйлыйм, - диде бу уңайдан техникум директоры Эльвира Фәттахова. Аннары изге Ураза аенда үз игелеге үзенә әйләнеп кайтсын, дип шушы изгелекне кылган Фаил Сабировка чиксез рәхмәтле булуын белдерде.

Сан

Техникумның яңартылган тулай торагы 260 урынга исәпләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев