Минзәлә имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйковның коронавирус хакында вәгазе
Минзәлә мәчетендә дә коронавирустан саклану чараларын күрәләр. ТР Диния нәзарәте тәкъдиме нигезендә, мөхтәсибәт киләсе атнага Җомга намазын үткәрми һәм 5 вакыт намазны мәчеткә килмичә, өйдә генә укырга өнди.
Сезнең игътибарыгызга Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйковның вәгазен тәкъдим итәбез.
Пәйгамбәребез: *“Бер урында тагун хасталыгы барлыгын ишетсәгез, анда кермәгез, бармагыз. Әгәр дә үзегез булган җирдә тагун хасталыгы(авыру) ачыкланса, аннан чыкмагыз!”,* – дигән.
“Тагун безнең мәмләкәтебездә “чума” исеме белән билгеле булган йогышлы авырудыр. Тагун бик иске заманнардан бирле дөньяда билгеле вә гарәпләргә дә мәгълүм иде. Ислам тарихында сөйләнә торган тагуннарның иң мәшһүре вә куркынычлысы 18 нче һиҗри (640 милади) елда Шам [Сүрия] мәмләкәтендә булган “Гыймәвәс” тагуны дип билгеле булган тагундыр (Гыймәвәс – Сүриядәге бер авыл исеме. Ваба (вирус) иң элек шушы авылда килеп чыкканлыктан тарихка “тагун Гыймәвәс”, дип кереп калган).
Мәшһүр сахабәләрдән Әбу Гобәйдә, Мөгаз ибн Җәбәл, Язид ибн Әбу Суфиян, Харис ибн Һишам вә башкалар шул тагуннан вафат булдылар. Тагун, махсус микроблар аркылы тарала торган мәгълүм бер хасталык (авыру) булса да, бу хәдистәге “тагун” сүзе микроблар аркылы адәм балаларын һәлак итә торган һәрбер хасталыкны үз эченә алган булса кирәк (кызамык, чәчәк, тиф вә башкалар).
Бүгенге көндә йогышлы хасталар өчен һәртөрле чаралар табылган булса да, шул чараларның иң яхшысы, бу хәдистә әйтелгәнчә, сәламәтләр белән авыруларны бергә катыштырмау вә мөмкин кадәр аерып тотудыр (карантин). Тән вә киемнәр, урын вә һаваның пакь һәм саф тотылуы да йогышлы хасталар таралмау өчен файдалы нәрсәләрдер.
Хәлифә Гомәр ибне әл-Хаттаб хәзрәтләре үз кулы астындагы халыкның хәлен тикшерер вә сугыш хәлләрен күреп белер өчен дип һиҗрәтнең 18 нче елы рабигыль-ахир аенда Мәдинә шәһәреннән Шам (Сүрия) мәмләкәтенә сәфәр итте. Бу ел мөхәррәм, сәфәр айларында көчле вә куркынычлы булган ваба (вирус) басылганнан соң хәзрәти Гомәргә “Инде тагун җиңеләйде, хәвеф бетте”, – дип хәбәр биргәннәр иде. Ләкин Гомәр Мәдинәдән сәфәр иткәннән соң, ваба янә көчәеп китте. Гомәр Тәбүккә ерак түгел урында Саргъ исемле авылга килгәндә Шам гаскәренең башлыгы булган Әбу Гобәйдә вә иптәшләре каршы алдылар һәм Шамда вабаның көчәюен хәбәр иттеләр. Шушы вакыйгада Гомәр, монда зекер ителгән хәдис шәриф белән гамәл кылып, Шамга кермәде, кире Мәдинәгә кайтып китте. “Аллаһы Тәгаләнең тәкъдиреннән качасыңмы?” — диючеләргә ул: “Аллаһының тәкъдире белән китәбез”, – дип җавап биргәнлеге риваять ителәдер.
Йогышлы хасталыклардан саклану вә тыйб (медицина) кагыйдәләре белән гамәл итү тиеш икәнлеге ошбу хәдис шәрифтән ачык аңлашыла.
Бәнү Сәкыйф тарафыннан килгән илчеләр арасында җөзәм [проказа] зәхмәтле бер адәм барлыгын белгәннән соң пәйгамбәр аңа кеше җибәреп: “Синең бәягатең [антың] шул хәлеңдә дә кабул ителде, инде кайтып кит!” – дип әйттергәнен имам Мөслим риваять итә”. (Риза Фәхреддин, “Җәвамигуль Кәлим шәрехе”, 161нче хәдис. 1916 ел).
Йә, Раббым, халкыбызны, җиребезне коронавирус зәхмәтеннән сакла, авырып ятканнарга шифаларыңны насыйп әйлә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев