Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Минзәлә мәчетенең яңа имам-хатыйбы

Делфенуров Салих Рәсим улы 2013 елның 4 гыйнваренда Минзәлә җәмиг мәчетенең имам-хатыйбы итеп сайланды.

Ул 1983 елның 27 декабренда Алабуга шәһәрендә туган. 3 яшь чагында аларның гаиләсе Ханты-Мансийск автономлы округының Покачи шәһәренә күченеп китә. Салих 2000 елда биредә урта мәктәпне тәмамлый, шушы елны Кама институтының икътисад факультетына укырга керә, 2005 елда менеджмент белгечлеге ала.

Институтта укыган елларында "Ак мәчет" мәдрәсәсенең кичке бүлегендә укый. 2005-2006 елларда Яр Чаллы шәһәренең Сидоровка бистәсендәге "Ихлас" мәчетендә имам-хатыйб, аннары Әлмәт районының имам-мөхтәсиб урынбасары була. Ул үз белгечлеге буенча да эшли - моңа кадәр "Дуслык" сәүдә йорты" ҖЧҖнең ревизоры булса, хәзерге вакытта җиһазлар склады мөдире, кибетләргә алына торган җиһазларны планлаштыра һәм контрольлек итә.

Салих хәзрәт гаиләсе белән Югары Тәкермән авылында яши. Хатыны Гөлназ белән уллары Ашрафны үстерәләр. Гөлназ "Ак мәчет" мәдрәсәсендә шәригать белеме - фикһ укыта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев