Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов районыбыздагы барлык укытучыларны, мәгариф хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Укытучылар көне белән котлый

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре һәм педагогика хезмәте ветераннары! Матур традиция буенча һәр елны, октябрь башында, без Сезгә, игелекле хезмәт ияләренә, иң якты бәйрәм - Укытучылар көне белән котлап мөрәҗәгать итәбез. Һәрберебезнең тормышында зирәклеге, күңел юмартлыгы, тирән белемнәре белән эчке дөньябызны баеткан, киләчәгебезне төзергә ярдәм иткән кадерле кешебез - Укытучыбыз бар....

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре һәм педагогика хезмәте ветераннары!

Матур традиция буенча һәр елны, октябрь башында, без Сезгә, игелекле хезмәт ияләренә, иң якты бәйрәм - Укытучылар көне белән котлап мөрәҗәгать итәбез. Һәрберебезнең тормышында зирәклеге, күңел юмартлыгы, тирән белемнәре белән эчке дөньябызны баеткан, киләчәгебезне төзергә ярдәм иткән кадерле кешебез - Укытучыбыз бар. Күп еллардан соң да без авырлыклар алдында югалып калмаска, яхшылыкны начарлыктан аерырга, үз-үзеңә ышанырга өйрәткән укытучыларыбызны тирән ихтирам һәм рәхмәт хисләре белән искә алабыз.

Хөрмәтле укытучылар! Бу бәйрәм көнендә авыр һәм игелекле хезмәтегез, укытучы бурычына тугры һәм сабыр булып калуыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Йөрәгегездәге изгелек беркайчан да кимемәсен, үз эшегезгә бирелгәнлегегез уты сүнмәсен. Балаларга тапшырган күңел җылыгыз үзегезгә сәламәтлек, бәхет һәм безнең район, республика, илебез киләчәге өчен зур эшләр башкарырга яңа көч бирүче иҗат дәрте булып әйләнеп кайтсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев