Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Минзәлә районның футбол командасы бу сезонда дүртенче уенын үткәрде

Татарстан кубогы кысаларында Мамадышның "Олимп" командасына оттырып, бу бәйгедән төшеп калды. Мамадыштан булса да бу командада шактый күп уенчы Түбән Кама футбол командасында тәрбияләнгән. Шуңа сирәк-мирәк кенә тренировкалар үткәрүче безнең егетләргә кыенга туры килде. Хәтта команданың иң оста уенчыларының берсе - капкачы Владислав Архипов та коткарып кала алмады. Футбол буенча...

Татарстан кубогы кысаларында Мамадышның "Олимп" командасына оттырып, бу бәйгедән төшеп калды. Мамадыштан булса да бу командада шактый күп уенчы Түбән Кама футбол командасында тәрбияләнгән. Шуңа сирәк-мирәк кенә тренировкалар үткәрүче безнең егетләргә кыенга туры килде. Хәтта команданың иң оста уенчыларының берсе - капкачы Владислав Архипов та коткарып кала алмады. Футбол буенча Татарстан чемпионатының беренче лигасында чыгыш ясаучы безнең команда соңгы уенын үз кырында Чистайның "Труд-2" командасы белән ничьяга уйнады. Бу уенда исә командага бер очконы Владислав китерде дип әйтергә була. Ул пенальти керттермәде. Безнең командага исә тупны контрольдә тотарга өйрәнү өчен бик күп тырышасы бар. 4 уеннан соң Минзәлә футболчыларының ике очкосы бар. Киләсе уенны алар «Яшьлек» (Саба) белән үткәрәчәк. 2 июнь көнне безгә тагын "Олимп" килә. Реванш булырмы? Уен вакыты хакында иң төгәл информация "Олимп" янындагы белдерүләр тактасында. Уеннар да шундагы футбол кырында бара. Команданы Чаллыда тренер булып эшләгән Александр Шункин (рәсемдә) футбол осталыгына өйрәтә башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев