"Август-Мөслим" агрофирмасының Минзәлә районында язгы кыр эшләре планы
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә КФХ, хуҗалык, агрофирма җитәкчеләре, агрономнары үзләренең 2020 елга язгы кыр эшләрен уздыру буенча эш планнары белән таныштырдылар.
“Август-Мөслим” ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсе чәчүлек мәйданнарын 880 гектарга арттырырга исәп тота. Бу бүлекчә пар җирләре калдырмый, чөнки алар быел көзге культуралар чәчмәячәк.Бүлекчәдә быел люпин культурасы чәчәргә планлаштыралар. Орлыклары районлашкан сортлар, аларны Мөслимдә инкрустацияләячәкләр. Язгы чәчү өчен 289 тонна күләмендә дизель ягулыгы кирәк булачак. Биредә һәр гектарга 62,8 килограмм исәбеннән тәэсир итү көчендә минераль ашлама тупланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев