Минзәлә
  • Рус Тат
  • "Кадрәк" җитештерү комплексының язгы кыр эшләре планнары

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә КФХ, хуҗалык, агрофирма җитәкчеләре, агрономнары үзләренең 2020 елга язгы кыр эшләрен уздыру буенча эш планнары белән таныштырдылар.

    “Агросила” төркеменә караган “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы игенчеләре узган ел һәр гектардан уртача 40,5 центнер уңыш алган булсалар, быел алар бөртеклеләрнең  һәр гектарыннан уртача уңышны 41,9 центнерга җиткермәкчеләр. Узган ел алар 4500 гектарда көзге культуралар чәчеп калдырганнар, көзге культуралар быел да сидераль парга чәчеләчәк. Кадрәклеләр быел да чөгендерне 4873 гектарда үстерәчәк.  Басуларны ашлау өчен бер гектарга 124,6 килограмм исәбеннән тәэсир итү көчендә минераль ашлама тупланган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: