"Калморза" хуҗалыгының язгы кыр эшләре планнары
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә КФХ, хуҗалык, агрофирма җитәкчеләре, агрономнары үзләренең 2020 елга язгы кыр эшләрен уздыру буенча эш планнары белән таныштырдылар.
“Калморза” хуҗалыгында 9400 гектар чәчүлек җире бар, Дыреевкада җир алу сәбәпле аларның җире 400 гектарга арткан. Биредә сидераль пар җире 674 гектар булачак. Көзге культуралар, ягъни көзге бодай 1200 гектарда чәчеп калдырылган. Күпьеллык үләннәрне даими яңартып торалар Язгы чәчү өчен 11 миллион сумлык дизель ягулыгы кирәк булачак. Орлыклары югары класслы, бер гектарга 120 килограмм тәэсир итү көчендә минераль ашлама тупланган. Терлекчелектә дә уңышларга ирешәләр, биредә елга һәр сыердан уртача 8 тонна сөт савып алына. Күптән түгел генә Удмуртиядән 50 баш тана сатып алып кайтканнар. Хуҗалык борчак, рапс культураларын да үстерә, техник культуралардан җитенне үстереп Германиягә озаталар. Җитеннең бер тоннасының үзкыйммәте 9 мең сумга төшә, ә сату бәясе 21 мең сум. Хуҗалыкта тырышып эшләгән механизаторлар уртача айга 130ар мең сум акча алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев