"Кама беконы" ҖЧҖ нең Минзәлә районында язгы кыр эшләре планнары
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә КФХ, хуҗалык, агрофирма җитәкчеләре, агрономнары үзләренең 2020 елга язгы кыр эшләрен уздыру буенча эш планнары белән таныштырдылар.
“Кама беконы” ҖЧҖ нең сөрүлек җирләре буенча ревизия ясыйсы бар. Монда җирләрнең мәйданы 14905 гектар, бөтеен мәйданга җитәрлек күләмдә минераль ашлама кайтарылган. Быел 1710 гектар пар җире калдырмакчылар, терлек булгач 1,5 елга җитәрлек азык запасы да тупларга кирәк.Терлекләргә ашату өчен бөртеккә кукуруз икмәячәкләр, алар өчен аны читтән сатып алу отышлы. “Кама беконы” игенчелекне үстерү 45 миллион сумга югары класслы орлыклар сатып алган. Аларның планнары 3 класслы бодай җитештереп, аның тоннасын 15 мең сумга сатарга планлаштыралар. Биредә ике сменада эшне оетырачаклар. Хәзерге вакытта тагы 17 кешене эшкә алганнар һәм биредә эшләүче механизаторларның уртача айлык хезмәт хакы 48019 сум тәшкил итә. Биредә техника паркын яңарту өчен 350 миллион сумга 8 берәмлек Класс тракторлары, 5 берәмлек бөркегеч,5 берәмлек МТЗ тракторлары, культваторлар, тырмалар һәм башка агрегатлар сатып алынган. Киләчәктә нәселле терлекләр дә сатып алу планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев