"Заиковский"хуҗалыгының язгы кыр эш планнары
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә КФХ, хуҗалык, агрофирма җитәкчеләре, агрономнары үзләренең 2020 елга язгы кыр эшләрен уздыру буенча эш планнары белән таныштырдылар.
"Заиковский" хуҗалыгында 3713 гектар сөрү җире бар, шуның 200 гектарын чиста пар итеп калдырганнар, анда органик ашлама кертәләр. Хуҗалык «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясенә кергәнлектән, ул югары сортлы орлыклар җитештерә һәм сата. Быел гына да бу хуҗалык Оренбург өлкәсенә, Мәскәү өлкәсе, Чувашия, Сарман, Әлмәт районнарына 1200 тонна орлык саткан. Хуҗалыкта 560 савым сыеры бар, аларны ашату өчен килограммын 13 сумга 40 тонна кукуруз сатып алынган. Бүгенге көндә хуҗалыкта терлекләрне тоту өчен ике еллык азык запасы бар. Язгы чәчү өчен 81 тонна дизель ягулыгы кирәк, гектарына 64,6 килограмм ашлама әзерләнгән. Терлекчелектә эшләүче сыер савучылар аена 51 мең сум, ясалма орлыкландыру технологлары -50 мең сум хезмәт хакы алалар. Хуҗалыкта сыерларны һәм бозауларны ясалма орлыкландыру гына кулланыла. Җәйге чорда механизаторларның уртача айлык хезмәт хакы 110 мең сумга җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев