Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Минзәлә районындагы иң яшь ветеранга шәһәрдә йорт салып бирәчәкләр

Бөек Ватан сугышының хәлиткеч авырлыгын үз җилкәләрендә тойган, күп тапкырлар үлем белән күзгә-күз очрашкан, илгә җиңү алып кайткан әби-бабаларыбызның сафы, еллар узу белән, сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Аларның иң яшь дигәннәре дә бүген инде тугызынчы дистәләрен тутырып килә... Минзәлә районы Мәлкән авылында гомер кичерүче, шушы көннәрдә үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үткән...

Бөек Ватан сугышының хәлиткеч авырлыгын үз җилкәләрендә тойган, күп тапкырлар үлем белән күзгә-күз очрашкан, илгә җиңү алып кайткан әби-бабаларыбызның сафы, еллар узу белән, сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Аларның иң яшь дигәннәре дә бүген инде тугызынчы дистәләрен тутырып килә...

Минзәлә районы Мәлкән авылында гомер кичерүче, шушы көннәрдә үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үткән Мәлих Гомәр улы Талбиев шундый хөрмәт ияләренең берсе. Минзәлә егете Мәлихне армия сафларына 1942 елның көзендә чакыралар. Украинада Мәлих абый каты яралана - ул контузия ала. Госпитальдә дәваланганнан соң, 3нче төркем инвалидлык биреп, аны хәрби хезмәттән азат итәләр. Беркадәр вакыт колхозда осеменатор булып эшләгәннән соң, сәламәтлеге какшау сәбәпле көтүче булып эшли. Мәлих абый күп юбилей медальләре һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Бүгенге көндә Мәлих абый кызы Зөлфия һәм аның гаиләсе белән тора. Атна саен бабалары янына оныклары, оныкчыклары кайтып, хәлен белеп торалар. Быел ветеранга Минзәләнең Садак бистәсендә ветераннарны торак белән тәэмин итү федераль программасы буенча йорт салып бирәчәкләр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев