Минзәлә районының көрәшче кызлары республика данын яклаячаклар
Түбән Кама шәһәрендә 1996-1998 елда туган кызлар һәм егетләр арасында билбаулы көрәш буенча Татарстан Беренчелеге узды. Минзәлә район данын "Юбилейный" спорт комплексының милли көрәш бүлегендә шөгыльләнүче С.Гыйлметдинова, А.Смирнова, Р.Мөхәммәтова, Л.Мусин (укытучы-тренер Р.Р.Бәдриев) якладылар. Минзәләлеләр 20 команда арасында 13 урынны яулады. С. Гыйлметдинова (Кадетлар мәктәбе) 48 кг авырлык категориясендә 3 нче...
Түбән Кама шәһәрендә 1996-1998 елда туган кызлар һәм егетләр арасында билбаулы көрәш буенча Татарстан Беренчелеге узды.
Минзәлә район данын "Юбилейный" спорт комплексының милли көрәш бүлегендә шөгыльләнүче С.Гыйлметдинова, А.Смирнова, Р.Мөхәммәтова, Л.Мусин (укытучы-тренер Р.Р.Бәдриев) якладылар. Минзәләлеләр 20 команда арасында 13 урынны яулады. С. Гыйлметдинова (Кадетлар мәктәбе) 48 кг авырлык категориясендә 3 нче урынга, А.Смирнова (Гимназия), аның авырлык категориясе 52 кг, шулай ук 3 нче урында, Р.Мөхәммәтова (Тат.Мөшеге мәктәбе) 76 кг авырлык категориясендә 2 нче урынга лаек булды. Кызлар ТРның җыелма командасына кертелде, алар Мамадыш шәһәренә өйрәнү тренировкаларына барачак. Безнең кызлар Челәбе шәһәрендә узачак билбау көрәше буенча Россия Беренчелегендә республика данын яклаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев