Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Минзәлә районында июнь аенда тугыз пар өйләнешкән

Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне җитүгә бер атна кала, 3 июльдә, Минзәлә районы ЗАГС бүлегендә шатлыклы көн булды– ике пар язылышты.

(Минзәлә, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина)
ЗАГС бүлегендә 3 июльдә яшь парлар – Артур Галимов белән Алена Кузнецова, Илнар Закиров белән Индира Канцыр үзләренең законлы никахларын рәсмиләштерделәр.
Анна Куприянова җитәкчелегендәге район ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, быел июнь аенда тугыз парның законлы никахлашуы теркәлгән.
Агымдагы елда барлыгы 33 пар никахларын законлы төстә теркәгән, узган елның алты аенда да шуның кадәр пар язылышкан булган. Ел башыннан 21 пар аерылышкан, узган елның шушы чорында 14 парга күбрәк – 35 пар аерылышкан булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев