Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Минзәлә шәһәрендә тагын алты урамда асфальт салына

Менә икенче көн шәһәребездә Чаллының Анатолий Растилов җитәкчелегендәге "Автострой" юл төзүчеләре урам юлларына асфальт җәю белән мәшгуль. Әлеге юл төзүчеләр шәһәребездәге алты урамда асфальт салачаклар. Боларга Гоголь, Кадомцевлар, Коммунистическая, Сугышчы-Интернационалистлар, Шамов, Некрасов урамнарының бер өлеше керә. -Минзәләдә 18 мең вк.метр урам юлларын асфальтлаячакбыз. Эш графигы бик киеренке, бер көндә 3...

Менә икенче көн шәһәребездә Чаллының Анатолий Растилов җитәкчелегендәге "Автострой" юл төзүчеләре урам юлларына асфальт җәю белән мәшгуль.

Әлеге юл төзүчеләр шәһәребездәге алты урамда асфальт салачаклар. Боларга Гоголь, Кадомцевлар, Коммунистическая, Сугышчы-Интернационалистлар, Шамов, Некрасов урамнарының бер өлеше керә.

-Минзәләдә 18 мең вк.метр урам юлларын асфальтлаячакбыз. Эш графигы бик киеренке, бер көндә 3 мең кв.метр юлга асфальт салына. Безгә йөкләнгән эш күләмен 10 көн эчендә, ягъни 1 августка төгәлләргә тырышабыз, - диде оешманың прорабы Александр Булдин.

Бүгенге көндә юл төзүчеләр Кадомцевлар урамында (Ленин урамыннан алып М.Җәлил урамына кадәрге участогында) эшлиләр. Биредә эш, чыннан да, кызу темпта бара. Әлеге объектта 3 катоклау, берәр асфальт салу, компрессор машиналары, ике трактор һәм асфальт ташучы КамАЗ автомашиналары катнаша, барлыгы 15 эшче эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев