Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Минзәлә шәһәрендә яшәүчеләр өчен профилактик чаралар

Минзәлә районында эшмәкәрләр һәм кулланучылар үз хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрен камилләштерделәр.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре анда чаралар комплексы үткәрде, аларның максаты - районда яшәүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны ачыкларга ярдәм итү, аларның хокукый белемен арттыру. Шәһәрнең сәүдә объектларында кулланучылар һәм кибет сатучылары белән консультация эшләре алып барылды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законының төп маддәләре аңлатылды. Белгечләр тарафыннан кулланучылар базары өлкәсендәге сорауларга квалификацияле җаваплар бирелде, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар өчен мәгълүмат белешмәлекләре таратылды.

Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре социаль әһәмиятле 24 төрдәге азык-төлек товарларына мониторинг үткәрде. Әлеге мониторинг үткәрүнең максаты  - азык-төлек товарларына бәяләрнең торышын өйрәнү һәм үзгәрешен анализлау. Мониторинг белешмәләре Татарстан Республикасының махсус оештырылган ситуацион үзәгенә туплана. ТР МКның 2017 елның 25 сентябрендәге 715 номерлы карары нигезендә «Татарстан Республикасы дәүләт муниципаль оешмалары сатып ала торган азык-төлек товарларына максималь бәяләрне формалаштыру турында» «Магнит» һәм «Пятерочка» кибетләрендә 188 төр продукция буенча бәяләр мониторингы үткәрелде. Белгечләр кибет җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белән консультация эшләре алып бардылар, анда товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре буенча җаваплар бирелде. Азык-төлек товарларының җитешсезлекләрен ачыклаганда кулланучылар хокуклары турындагы мәсьәлә күтәрелде. Шулай ук «Пивоварня Москва Эфес» ЯАҖ, «Болгарпиво» ААҖ һәм Минзәлә шәһәрендәге «Белый кремль» сыра кайнату заводы җитештергән сыра тәкъдим ителгәнлеге өйрәнелде. Аерым игътибар ассортиментка һәм минималь ваклап сату бәясен үтәүгә юнәлтелде.

Исегезгә төшерәбез, мондый күчмә чаралар Яр Чаллы территориаль органы белгечләре тарафыннан ай саен үткәрелә. Моннан тыш, теләүчеләр кулланучылар базары өлкәсендә килеп туган барлык сораулар буенча «Кайнар линия» телефонына мөрәҗәгать итә алалар: 8(8552)71-43-03.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 

Яр Чаллы территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X