Минзәлә урманчылары язга хәзерләнә
Гадәттә кышкы чорда урманчылар ылыслы агачларның орлыкларын әзерләү белән шөгыльләнәләр. Моның өчен нарат һәм чыршы күркәләрен җыялар, аннары аларны эшкәртәләр. Бу орлыкларны язын "Мензелялес"ның питомникларына чәчәләр, ылыслы агачларның үсентеләре алга таба урман торгызуда файдаланыла. Хәзерге вакытта 6 тонна чыршы күркәсе, 7 тонна нарат күркәсе җыеп эшкәртелгән, барлыгы 138 килограмм орлык...
Гадәттә кышкы чорда урманчылар ылыслы агачларның орлыкларын әзерләү белән шөгыльләнәләр.
Моның өчен нарат һәм чыршы күркәләрен җыялар, аннары аларны эшкәртәләр. Бу орлыкларны язын "Мензелялес"ның питомникларына чәчәләр, ылыслы агачларның үсентеләре алга таба урман торгызуда файдаланыла. Хәзерге вакытта 6 тонна чыршы күркәсе, 7 тонна нарат күркәсе җыеп эшкәртелгән, барлыгы 138 килограмм орлык тупланган. Ылыслы агач күркәләрен халыктан җыю да оештырылган, нарат күркәсенең килограммы 10 сум, чыршыныкы - 15 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев