Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Минзәлә водозаборында капремонт эшләре

Шәһәрдәге төзелеш һәм капремонт бара торган социаль әһәмияткә ия булган стратегик объектларның берсе – водозабор.

Бүгенге көндә объектта ремонт эшләре белән 18 кеше шөгыльләнә. Гыйнвар-февраль айларында төп игътибар су сыешлыкларын буяуга әзерлек  эшләренә юнәлтелсә, хәзер монтажлау, эретеп ябыштыру эшләреннән тыш, буяу эшләре башкарыла. Моның өчен Бельгиядә җитештерелгән буяулар кулланыла. Су сыешлыкларын, суүткәргечләрне буяу эшләренең 35 проценты төгәлләнгән.

Әлеге объектта эшнең барышы белән танышканда район башлыгы Айдар Салахов подрядчылар һәм заказчы оешма алдында торган бурычларга тукталды. Эшләрнең графиктан тайпылмавына ирешүне бурыч итеп куйды.

Шулай ук водозаборга капиталь ремонт ясауның икенче этабына әзерлек эшләрен кайгырта башларга кирәклеге искәртелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев