Реклама
Башкортстан Республикасының Дүртиле шәһәрендә өстәмә белем алуның 95 еллыгына багышланган спорт мәктәбенең Ачык беренчелеге узды. 5 шәһәр, районнан 127 йөзүче катнашты. Минзәлә район данын тренер-укытучы Н.Ф.Каюмов һәм Е.В.Бабанова кулы астында шөгыльләнүче 25 спортчы яклады. Ярышлар 5 яшь категориясендә узды. Безнең спортчылар бик яхшы нәтиҗә күрсәттеләр һәм 13 медаль алып кайттылар....
Башкортстан Республикасының Дүртиле шәһәрендә өстәмә белем алуның 95 еллыгына багышланган спорт мәктәбенең Ачык беренчелеге узды. 5 шәһәр, районнан 127 йөзүче катнашты. Минзәлә район данын тренер-укытучы Н.Ф.Каюмов һәм Е.В.Бабанова кулы астында шөгыльләнүче 25 спортчы яклады. Ярышлар 5 яшь категориясендә узды. Безнең спортчылар бик яхшы нәтиҗә күрсәттеләр һәм 13 медаль алып кайттылар. Призлы урын алучылар гармота һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Ә Минзәлә командасына кубок һәм 1нче дәрәҗә дипломы тапшырылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз