Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Минзәләдә гимназияне шартлату мөмкинлеге булды

Без катлаулы заманда яшибез. Сугышлар, терактлар, этник конфликтлар кешелек дөньясын тетрәндерә. Россия ЭЭМнең Минзәлә районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан белем бирү учреждениеләренең террордан саклану һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча закон таләпләренең үтәлеше тикшерелде. Операцияне оештыручылар мондый максат куйды: шәһәрнең гомумбелем бирү учреждениеләре биналарына шартлаткыч белән керү мөмкинлегенең ни дәрәҗәдә реаль...

Без катлаулы заманда яшибез. Сугышлар, терактлар, этник конфликтлар кешелек дөньясын тетрәндерә. Россия ЭЭМнең Минзәлә районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан белем бирү учреждениеләренең террордан саклану һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча закон таләпләренең үтәлеше тикшерелде. Операцияне оештыручылар мондый максат куйды: шәһәрнең гомумбелем бирү учреждениеләре биналарына шартлаткыч белән керү мөмкинлегенең ни дәрәҗәдә реаль булуын тикшерү. Гади киемдәге полиция хезмәткәре бинага шартлаткыч матдә муляжын алып керергә тиеш. Ун минут эчендә ул пакетын тотып яңадан чыга, димәк, муляж куеп булмаган. 1 нче урта мәктәпкә юнәлдек, бина зур, укучылар да күп. Биредә дә шундый ук хәл - пакетны куеп булмаган. Сак хезмәткәренең уяулыгы игътибарга лаек: кем булуын, нигә килгәнен сорау өстенә, пакетны да тикшергән. Алдагы объект - гимназия. Биредә вәзгыять башкачарак. Полиция хезмәткәре бернинди каршылыксыз кереп, пакетны калдырып чыкты. Вахтер урынында да юк. Соңрак ачыкланганча, ул үз постына килеп тә, таныш булмаган кешене күрүгә, аның кем булуы, ник килүе турында кызыксынмаган. Тиешле 15 минутны көтәбез. Тып-тыныч, ишегалдында өлкән сыйныф укучылары шөгыльләнә. Муляж табылмады. ЭЭМ хезмәткәрләре учреждение җитәкчеләренә кимчелекләрне бетерү хакында искәрмәләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев