Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Минзәләдә котыру авыруын булдырмыйк

Узган ел Минзәлә районы буенча котыру авыруы шиге булган өч очрак теркәлгән. Бер очрак лаборатор тикшеренүләр белән расланган. Малларда һәм йорт хайваннарында котыру авыруын булдырмау өчен профилактик прививкалар ясала. Әйтик, узган ел дәүләт ветеринар берләшмәсе белгечләре район буенча 9323 баш мөгезле эре терлеккә, 1131 баш эткә һәм 914 баш песигә...

Узган ел Минзәлә районы буенча котыру авыруы шиге булган өч очрак теркәлгән. Бер очрак лаборатор тикшеренүләр белән расланган.

Малларда һәм йорт хайваннарында котыру авыруын булдырмау өчен профилактик прививкалар ясала. Әйтик, узган ел дәүләт ветеринар берләшмәсе белгечләре район буенча 9323 баш мөгезле эре терлеккә, 1131 баш эткә һәм 914 баш песигә вакцинация ясаганнар. Котыру авыруы белән хайваннар гына түгел, кешеләр дә авырырга мөмкин. Шуңа күрә бу куркыныч авырудан саклык чараларын күрү бер дә зыян итмәс. Моның өчен малларга һәм эт-песиләргә бушлай вакцина ясатырга киңәш итә район ветеринар берләшмәсе. Прививка ясау ветеринар поликлиникада уздырыла. Тулырак мәгълүматны 3-17-06, 3-13-05 телефоны аша алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев