Минзәләдә тагын дүрт яшь гаилә социаль ипотека программасында катнашырга теләк белдерде
Тораклы булырга теләгән яшь гаиләләр өчен Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәсе буенча июль аеннан Татарстанда социаль ипотеканың шартлары киңәйтелде.
(Флүрә Мусина, Минзәлә-информ)
Яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту – көнүзәк мәсьәлә. Шуңа күрә социаль ипотека программасын киңәйтү яшьләрнең торак шартларын, демографик хәлне яхшыртуга да, яшь белгечләрне шәһәр һәм районнарда беркетеп калдыруга да булышыр дип өметләнә республика җитәкчелеге.
Ильмира Аксюкова, район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге баш белгече:.
–Элек бу программада бюджетниклар гына, яисә Дәүләт торак фонды программаларында катнашкан предприятие хезмәткәрләре генә катнаша ала иде, хәзер исә коммерция структураларында эшлиме ул, шәхси эшмәкәр яки үзмәшгульме, бар категориядәге яшь гаиләләр дә әлеге программада катнаша ала. Искәртеп үтәбез, яшь гаиләләр өчен социаль ипотекага чиратка басу өчен 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр (гаиләнең бер әгъзасына туры килә торган торак мәйданы 18 кв. метрдан артмаска тиеш) булганнар гариза бирә ала. Гариза бирүченең Татарстанда эшләве һәм яшәве шарт итеп куела. Әлеге программа хакында “Минзәлә”-“Мензеля” район газетасының июль аендагы санында ипотеканың барлык шартлары турында тәфсилләп аңлаткан идек, ул социаль челтәрләргә дә бирелде. Шушы программа буенча кызыксынып консультация алырга безнең бүлеккә 18 гаилә мөрәҗәгать итте, дүрт гаилә учетка куелды.
Әлеге программа буенча тулырак мәгълүмат алу өчен райбашкарма комитетына 3-17-87 телефоны буенча шалтыратыгыз.
Безнең өстәмә
Торак шартларын яхшырту буенча районда тагын берничә төрле программа тормышка ашырыла. Шуларның берсе – “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы. Бу хакта Ильмира Аксюкова белән әңгәмә әзерлибез. Безнең хәбәрләр белән танышып барыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев