Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Минзәләдә яшәүче Мөнәвәрә Минһаҗевадан киңәшләр

Материалны тулысынча "Минзәлә" газетасының 22 май, 2020 ел санында укыгыз.

(Минзәлә, Флүрә Мусина, "Минзәлә-информ")

Әти-әниләргә

Үзизоляция вакытында балаларның көндәлек режимы гадәти тормыш рәвешенә бик якын булырга тиеш. Иртәнге сәгать 7дә торырга күнеккән баланы үзизоляция чорында бер сәгатькә озаграк йоклатырга мөмкин. Моңа кадәр баланың нинди шөгылҗләре булган, барысын да дәвам итәргә тырышырга кирәк. Физкультура , спорт– монысы һәркем өчен мәҗбүри. Иң мөһиме –баланың ял итәргә дә вакыты калырга тиеш. Кечкенәләргә кызыклы шөгыльләрне ата-ана уйлап табарга тиеш. Ул яраткан уенчыгының туган көнен үткәрү, өстәл уеннары, мультфильм карау, бергәләп ашарга әзерләү булырга мөмкин. Кысылма, пычранма, дип, баланыэ кызыксынуын бетерергә ярамый. Ике-өч бала белән спорт ярышлары оештыру да аларга кызыклы була. Һич югы, бергәләп өйдә ремонт эшләрен башлап җибәрергә була.

Бакчачыларга

Үз йортлары белән яшәүчеләрнең бакчачылык буенча да үз алымнары, үз серләре була шул. Мин дә Мөнәвәрә Барыевнадан яшелчә, җиләк-җимешләрне төрле авырулар һәм корткычлардан саклау буенча шактый киңәшләр җыйдым.

*Йомырка кабыгын әрәм-шәрәм итмим, җыеп барам да, шуны берничә көн суда тоткач, шул суны гөлләргә яки җиләк-җимешләргә сибеп куям. Суган кабыкларын түтәлләргә салам, яки төнәтеп сибеп куям. Бәрәңге утыртканда  да төбенә сугын кабыгы салып калдырам. Каты корт (проволочник) белән көрәштә дә бик яхшы чара ул.

Кычытканны барлык бакча үсемлекләре дә ярата диярлек. Помидор үсентесен җиргә күчергәндә, төбенә вакланган кычыткан салып калдырам. Ул барлык файдалы матдәләрне үсемлеккә бирәчәк.Кычыткан помидорны фитофторадан сакларга булыша. Моның өчен төнәтмә ясыйм: 1 килограмм тирәсе кычытканны ваклап, 3 литр җылы суга салырга. Бер тәүлек төнәткәч, сөзәргә. Аз гына сыек сабын кушып, помидорларга сибеп чыгам.

*Апрель урталарында җиргә горчица чәчсәң була. Ул санитар кебек туфракны төрле авырулардан саклый. Орлык бәрәңгене агуламаска тырышам, көлгә бутап утыртабыз. Фитофтороздан бакыр купоросы белән эшкәртәм. Кешегә моның бер зыяны да юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев