Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Минзәләдә юлны аркылы чыгу урыннары яңартыла

Районыбызда җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыннарының саны 41, шәһәрдәгеләре - 21. Бу көннәрдә "Чиста шәһәр" МУП шәһәр эчендәге шушы "зебра"ларны буяу эшенә кереште. Район хакимиятендә үткән чираттагы киңәшмәләрнең берсендә район башлыгы Рәсим Садыков андый урыннарның ГОСТ таләпләренә туры китереп, яхшы сыйфатлы, озакка җитәрлек буяу белән буялырга тиешлегенә игътибарын юнәлткән...

Районыбызда җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыннарының саны 41, шәһәрдәгеләре - 21. Бу көннәрдә "Чиста шәһәр" МУП шәһәр эчендәге шушы "зебра"ларны буяу эшенә кереште. Район хакимиятендә үткән чираттагы киңәшмәләрнең берсендә район башлыгы Рәсим Садыков андый урыннарның ГОСТ таләпләренә туры китереп, яхшы сыйфатлы, озакка җитәрлек буяу белән буялырга тиешлегенә игътибарын юнәлткән иде. Буяуга килгәндә, чисташәһәрлеләр моның өчен НЦ 132 маркалы нитроэмаль кулланалар. Ул тиз кибүчән, атмосфера көйсезлекләренә, бигрәк тә суга чыдам. Сыйфатлымы-түгелме икәнлеген вакыт күрсәтер, билгеле. Әмма мондый урыннарның без, җәяүлеләрнең иминлеген күздә тотып яңартылуы бәхәссез. Фәкать машина йөртүчеләргә шушы сукмакларга игътибар итеп юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрисе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев