Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләдән спорт фанатлары Мәхәсим Вәлиев һәм Фаил Сабиров Сочига Олимпия уеннары ачылуын карарга барганнар

    Тормыштан кызык табып, әйләнә-тирәдә барган вакыйгаларга битараф калмыйча, яңалыклар белән хәбәрдәр булып, кызыксынып торучы кешеләр аз түгел янәшәбездә. 7 февральдә дөньякүләм тарихи вакыйга - Сочидагы XXII Кышкы Олимпия уеннары ачылу тантанасын, бүгенге көндә дә дәвам иткән Олимпия уеннарын матбугат битләреннән укып, телевидение тапшыруларыннан карап-күзәтеп баручылар саны бихисап, әлбәттә. Әмма бу...

    Тормыштан кызык табып, әйләнә-тирәдә барган вакыйгаларга битараф калмыйча, яңалыклар белән хәбәрдәр булып, кызыксынып торучы кешеләр аз түгел янәшәбездә.

    7 февральдә дөньякүләм тарихи вакыйга - Сочидагы XXII Кышкы Олимпия уеннары ачылу тантанасын, бүгенге көндә дә дәвам иткән Олимпия уеннарын матбугат битләреннән укып, телевидение тапшыруларыннан карап-күзәтеп баручылар саны бихисап, әлбәттә. Әмма бу күренешләрне якыннан торып, Сочиның үзенә барып карасаң иде ул!!! Мондый адымны спорт фанатлары гына ясыйдыр. Мондый шәхесләр безнең Минзәләдә дә гел юк түгел икән. Әйтик, Мәхәсим Вәлиев (фотода) һәм Фаил Сабиров тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп XXII Кышкы Олимпия уеннары ачылу тантанасын карарга дип Сочига барып кайтканннар. Нинди тәэсирләр белән кайтканнар соң якташларыбыз әлеге сәяхәттән? Бу хакта тулырак "Минзәлә" район газетасының алдагы саннарында укырга була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: