Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Минзәләгә Т-72 танкы кайтты

1978 елда чыккан әлеге хәрби техника бронетехникалар сакланучы Свердовск өлкәсе шәһәр тибындагы Елань поселогындагы 473 нче Округ үзәге базасыннан кайтарылган. Ул 35 ел дәвамында Ватанны саклауда хезмәт иткән, бүген исә хәрби хезмәткә яраксыз. Т-72 танкы демилитаризирланган, ягъни хәрби халәттән хәрби булмаганга күчерелгән. Безнең районга ул үз урынына - реконструкцияләнүче Җиңү...

1978 елда чыккан әлеге хәрби техника бронетехникалар сакланучы Свердовск өлкәсе шәһәр тибындагы Елань поселогындагы 473 нче Округ үзәге базасыннан кайтарылган. Ул 35 ел дәвамында Ватанны саклауда хезмәт иткән, бүген исә хәрби хезмәткә яраксыз.

Т-72 танкы демилитаризирланган, ягъни хәрби халәттән хәрби булмаганга күчерелгән. Безнең районга ул үз урынына - реконструкцияләнүче Җиңү паркына куелачак. Ул Бөек Ватан сугышы геройлары, сугышта вафат булган солдатлар истәлеген мәңгеләштереп, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә билгеле бер роль уйнаячак.

-Әлеге юнәлештә ТР хәрби комиссары Сергей Погодин зур эш башкара. Комиссар итеп билгеләнгәннән бирле ул һәр районга игътибарын юнәлтергә тырыша. Районнар буйлап йөргәндә кайда нәрсә җитмәвен тикшерә, карый. Безнең районга килгәндә, монда ул матди-техник базада җитенкерәмәгән хәрби-техника үрнәкләрен тулыландырырга тели. Т-72 танкын да алырга ул ярдәм итте. Бездә булган ике пушкага танк та өстәлде. Минзәләлеләр хәрби техникага зур кызыксыну белән карыйлар. Танкны Минзәлә урамнары буйлап алып барганда күпләр аның янәшәсендә фотога төшәргә ашыкты. Сугыш чорында әлеге танк белән очрашырга туры килгән ветераннарны, коры җир танк гаскәрләрендә хезмәт иткән егетләрне дә әлеге танк битараф калдырмас дип уйлыйм. 9 май бәйрәменә без аны буяп яңартачакбыз, - ди хәрби комиссар Сергей Владимиров. - Әлеге хәрби техниканы алуда, алып кайтуда, урнаштыруда зур ярдәм күрсәткән ТР хәрби комиссары Сергей Погодинга, "Татспиртпром" ҖЧҖ генераль директоры Гиоргий Куприяновка, район башлыгы Айдар Салаховка, район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиевка, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Галиевка, АТП начальнигы Рамил Кәримовка һәм башкаларга рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев