Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләлеләр нәниләргә нинди исемнәр кушалар?

    Анна Куприянова җитәкчелегендәге район ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, агымдагы елның июнь аенда Минзәлә районында алты бала дөньяга килгән.

    (Минзәлә, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина)
    Алты баланың өчесе кыз, өчесе – малай. Аларның өчесе гаиләдә беренче бала булып, берсе – икенче бала, берсе – өченче, берсе–дүртенче бала булып туган.
    Нәниләргә Виктория, Ралина, Эмилия, Булат, Айдар, Денис исемнәре кушканнар.
    Агымдагы елда барлыгы 50 бала дөньяга килде, узган елның шушы чорында дөньяга килгән нәниләр саны 68 булган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: