Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Минзәләлеләр Сарманда 50шәр мең сум премия алдылар

Бүген Сарман авылы мәдәният йортында авыл халкының һәм кече хуҗалыкларның эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсе уза.

Анда Минзәлә район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, районыбызның авыл җирлекләре башлыклары, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илгиз Ханов, шәхси ярдәмче хуҗалык һәм гаилә фермалары җитәкчеләре катнаша.
Семинар киңәшмәдә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә ярдәм итү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда савым сыерлары санын саклап калу, авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Семинар-киңәшмә ахырында “Иң яхшы авыл җирлеге” номинациясендә –Урыс авыл җирлеге башлыгы Фазыл Маулин, “Иң яхшы гаилә фермасы” номинациясендә Югары Тәкермән авылыннан Салават Хәсәншин һәм “Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык” номинациясендә-Кадрәк авылыннан Люция Гарифуллина бүләкләнде. Бу өч кешегә 50 шәр мең сум күләмендә премия һәм Рәхмәт хаты тапшырылды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев