Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләлеләр яңа туган нәниләргә нинди исемнәр кушалар?

    Агымдагы елның сигез аенда 75 бала дөньяга килде, узган елның шушы чорында дөньяга килгән нәниләр саны 88 булган.

    (Минзәлә, 8 сентябрь, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина)

    Анна Куприянова җитәкчелегендәге район ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, агымдагы елның август аенда  Минзәлә районында 13 бала дөньяга килгән.

    Нәниләрнең сигезе – кыз, бишесе – малай. Аларның икесе гаиләдә беренче бала булып, сигезе – икенче бала, өчесе өченче бала булып туган.

    Нәниләргә Аделия, Диана, Алена, Эльза, Евгения, Рада, Камилла, Аделина, Артемий, Тимофей, Дмитрий, Әмир, Даниэль исемнәре кушканнар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: