Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләлеләр яңа туган нәниләргә нинди исемнәр кушалар?

    Агымдагы елның җиде аенда 62 бала дөньяга килде, узган елның шушы чорында дөньяга килгән нәниләр саны 79 булган.

    (Минзәлә, 4 август, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина)

    Анна Куприянова җитәкчелегендәге район ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, агымдагы елның июль аенда  Минзәлә районында 12 бала дөньяга килгән.

    Нәниләрнең җидесе – малай, бишесе – кыз.Аларның дүртесе гаиләдә беренче бала булып, дүртесе – икенче бала, дүртесе – өченче бала булып туган.

    Нәниләргә Әминә, Милена, Анна, Ясминә, Зумруд, Илшат, Климентий, Динар, Роман, Рафаэль, Әмир, Макар исемнәре кушканнар.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: