Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләнең авыл эшчәннәре Яз һәм хезмәт бәйрәмен кырда каршылыйлар

    Чөнки авыл эшчәннәре өчен мәшәкатьле, шул ук вакытта бик җаваплы чор - язгы кыр эшләре бара. Район хуҗалыкларында 8900 гектар көзге культуралар, 4800 гектар күпьеллык үләннәр өстәмә сый алды. Шулай ук көзге чәчүлекләр-1800, күпьеллык үләннәр 5100 гектарда тырмаланган. Язгы чәчү өчен кирәк булган 8629 тонна сабан ашлыгы орлыгының 5500 тоннасы...

    Чөнки авыл эшчәннәре өчен мәшәкатьле, шул ук вакытта бик җаваплы чор - язгы кыр эшләре бара.

    Район хуҗалыкларында 8900 гектар көзге культуралар, 4800 гектар күпьеллык үләннәр өстәмә сый алды. Шулай ук көзге чәчүлекләр-1800, күпьеллык үләннәр 5100 гектарда тырмаланган. Язгы чәчү өчен кирәк булган 8629 тонна сабан ашлыгы орлыгының 5500 тоннасы инкрустацияләнгән, шуның 2600 тоннасы-арпа, 29 тоннасы бодай орлыгы. Барлыгы 650 гектарда сабан ашлыгы чәчелгән. Язгы кыр эшләрендә "Органик Групп-Чулман" ҖЧҖ идарәче компаниянең "Вахитов", "Органик Групп-Минзәлә" ҖЧҖ идарәче компаниянең "Мензелинский" хуҗалыгы игенчеләре сынатмыйлар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: