Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Мәлкән авылында бер көндә ике фаҗига булды

Бәла аяк астында дип юкка гына әйтмиләр халыкта. Мәлкән авылында да бер көн эчендә һич көтмәгәндә ике гаиләгә олы кайгы килде. Чаллыдан кунакка кайткан 24 яшьлек бер егет Иске Мәлкән буасында иптәшләре белән балык тота, аннары су керәсе килеп суга сикерә. Ярның икенче ягындагы иптәшләре аңа ярдәмгә ашыксалар да, соң...

Бәла аяк астында дип юкка гына әйтмиләр халыкта. Мәлкән авылында да бер көн эчендә һич көтмәгәндә ике гаиләгә олы кайгы килде.

Чаллыдан кунакка кайткан 24 яшьлек бер егет Иске Мәлкән буасында иптәшләре белән балык тота, аннары су керәсе килеп суга сикерә. Ярның икенче ягындагы иптәшләре аңа ярдәмгә ашыксалар да, соң була инде. Япь-яшь егетнең үлеме бөтен авыл халкын тетрәндерде.

Икенче вакыйга да тиз арада авылга таралды, анысы читтән кайтып яши башлаган бер гаиләдә була. Кәеф-сафа кылырга яратучы әлеге гаиләдә гауга чыга. Салып кайткан ир хатынына сугып җибәрә, бу хәл хатынны ярсытып җибәрә, пычак алып, иренә өч тапкыр кадый, аны район үзәк хастаханәсенә алып барсалар да, коткарып кала алмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев