Минзәлә
  • Рус Тат
  • Монда бер торакта 19-20 меңгә чаклы чеби асраячаклар

    Наратлы Кичү авылында май ае азакларында элеккеге юнәлешле таналар тәрбияләү ферма урынында кошчылык комплексы төзелә башлаган иде. "Энерго М" ҖЧҖ төзелеш фирмасы төзүчеләре ферманың иске түбәләрен эксковатор ярдәмендә ватып клюшкаларын гына калдырдылар, аннары бульдозер ярдәмендә шифер, такта, кирпич калдыкларын читкә эттерделәр. Ул чүпләрне читкә ташу өчен ике "КамАЗ" автомашинасы 600...

    Наратлы Кичү авылында май ае азакларында элеккеге юнәлешле таналар тәрбияләү ферма урынында кошчылык комплексы төзелә башлаган иде.

    "Энерго М" ҖЧҖ төзелеш фирмасы төзүчеләре ферманың иске түбәләрен эксковатор ярдәмендә ватып клюшкаларын гына калдырдылар, аннары бульдозер ярдәмендә шифер, такта, кирпич калдыкларын читкә эттерделәр. Ул чүпләрне читкә ташу өчен ике "КамАЗ" автомашинасы 600 дән артык рейс ясаган һәм 5 мең кубометрдан артык чүп чыгарылган. Хәзергесе вакытта тугыз торак чистартылып бетте. Төзүчеләр быел дүрт торакны тсафка бастырырга уйлыйлар. Хәзерге вакытта биредә прораб Федор Афанасьев җитәкчелегендә 14 кеше хезмәт куя. Төзүчеләр беренче торакның эшләрен бетереп икенче торакны төзергә керешкән.Төзүчеләр Нурулла Шәйхелисламов, Фәннүр Салахов, Илсур Нәбиуллин, Илнур Шәрәфетдинов, Раил Галиев һәм башкалар ал-ял белми хезмәт куялар. Монтаҗчылар Рафис Сәлимгәрәев, Сергей Васильев икенче торакны монтаҗлый башлаганнар. Беренче торакның түбәсен профнастил белән ябып,бишәр сантиметрлы, өч катлы техноникол материалы белән җылытканнар, идәненә 25 сантиметр калынлыкта ком түшәгәннәр, тигезләп, тиздән 20 сантиметр калынлыкта бетон җәяргә планлаштыралар. Быел тиздән биредә бер торакны сафка бастыргач йомырка сала торган 12 мең баш тавыклар үрчетәчәкләр. Тораклар сафка басу белән монда бер көнлек бройлер чебиләрне фәнни нигездә үстереп, 38 көнлек булгач, аларны тавык чалу цехына озатачаклар. Монда бер торакта 19-20 меңгә чаклы чеби асраячаклар. Кошчылык комплексында инкубатор, тавыкларны чалу цехы һәм башка объктларны да төзергә планлаштыралар.Биредә 33 гектарлы кошчылык комплексы төзелеп беткәч ул елына дүрт мең тонна тавык ите җитештерәчәк. Кошчылык комплексы төзелеп беткәч, биредә 120 кешегә эш урыны булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: