Мәрхәмәтле йөрәкләр
Кулыбызга социаль челтәрләрдәге дусларыбызның берсеннән “Үзегезгә ошаган видеороликка тавыш бирүдә катнашыгыз” дигән бер мәгълүмат килеп керде.
(Флүрә Мусина, "Минзәлә-информ")
Баксаң, Яр Чаллыдагы “Шатлык” яшьләр, гаиләне төзүгә теләктәшлек итү үзәкләре тарафыннан конкурс үткәрелә икән. Әлеге конкурста Татарстанның 6 районынынан 10 гаилә катнаша. Алар конкурска әниләр турында шигырьләр, җырлар, видеороликлар җибәргән. Минзәләдән катнашучы юк (сораштырып та карадым, бу хакта белүче булмады). Күрше районнан – Мөслим районыннан Ирек һәм Ильфира Камаловлар гаиләсе катнаша. Каян ишеткәннәр, ничек катнашырга булганнар дип, ВКонтактега кереп, Ильфираның үзе белән язышып алдым.
Ильфира:
– Балалар мине котлап видеоролик жибәргәннәр иде. Шуны күргәннәр, ахрысы, Яр Чаллыдагы “Шатлык” яшьләр үзәгеннән безгә шалтыраттылар да,“родители приемных детей” дигән группага Әниләр көне уңаеннан шулай матур итеп ясап видеоролик җибәрегез, диделәр, без җибәрергә булдык. Шулай конкурска килеп кердек. Ирем Ирек элек Минзәләдә район эчке эшләр бүлегендә эшләгән иде.
Гаиләбез зур: приемный балалар унау иде, берсенең 18 яше тулды, бездә яши, хәзерге вакытта Бакалыга поварлыкка укып йөри. Бер кызыбыз Минзәләгә педкөллияткә укырга китте, 3 туганы бездә калды. Үзебезнең ике бала: кызыбыз кияүдә, 2 оныгыбыз бар. Улыбыз Нәргиз Камалов, бәлки ишетеп беләсездер, артистлыкка укыды, Казанда яши, туйлар, юбилейлар алып бара. Балаларым бик акыллы, әти-әни дип кенә торалар, Ходаем барысына да гомер биреп, исән-имин генә булсыннар инде.
Комментарийлардан өзекләр Камаловларның мәрхәмәтле, балаларына наз тулы йөрәкләрен барлык тулылыгы белән ачып сала (орфография сакланган):
“Шулкадэр олы йөрәкле туганнарым минем. Сез конкурста җиңсәгез дә, җиңмәсәгез дә мин сезнен белэн чын йорэгемнэн горурланам.Шушы балаларга биргэн ата-ана назыгыз,жылы канатыгыз өчен ходай үзе зурласын иде. Сәламәтлекк белэн пар канатлы булып яшэргэ язсын сезгэ”
“Бу видеороликны караганда күзләр яшькә чыланды. Купме сабыйны гаилэле, бэхетле, балачаклы, мэхэббэтле иткэн гаилэ! Кайбер ана уз баласын ташлый, ә Камаловлар чит кеше сабыен үзенеке итә! Горурланам! Искиткеч гаилә! “
Күрше районда, Күбәк авылында, менә шундый гаилә яши. Без дә тавыш бирик
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев