Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Мәскәү-Казан-Екатеринбург юлы Минзәлә аша үтәчәк

Мәскәү-Казан трассасын хәзерге М-7 “Волга” юлы буенча Екатеринбургка кадәр озынайтачаклар.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Безгә килеп ирешкән мәгълүматлар буенча, гамәлдәге М-7 “Волга” юлы буенча 1166 нчы километрдагы “коридор” өстәнрәк Екатеринбург ягына таба китәчәк.

Мәскәү-Казан трассасын Екатеринбургка кадәр озынайтканда әлеге юл Минзәлә шәһәре яныннан үтәчәк.

Искәртеп узабыз, Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында 2024 ел азагына 794 км озынлыктагы «Мәскәү-Казан» трассасын төзеп кенә калмыйча, аны Казаннан Екатеринбургка кадәр озынайтырга да кушты. Шулай итеп, 3,5 ел эчендә белгечләргә 1 700 километрга якын юл салырга туры килчәк.

Хәзерге вакытта Казан белән Екатеринбург арасында туры юл юк. Гомумән алганда, аның озынлыгы 930 км дан артык һәм бу араны үтәргә 14 сәгать чамасы вакыт кирәк. Казаннан Екатеринбургка кадәр яңа юл салу әлеге араны ике тапкырга – 7 сәгатькә кадәр киметәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев