Нигъмәтле көз бәяләре
Көзге муллык иң беренче чиратта азык-төлек базарында чагыла. Киштәләр яшелчә, җиләк-җимештән сыгылып тора. Көньяк җимешләренә бәяләр төшкән: слива - 55 сум (60 сум булган), виноград - 55 (65), карбызның килосы - 11, кавынныкы - 36 сум булган. Соңгы вакытта яшелчәләргә дә бәя төште, моңа кадәр 20 сум торган суган, бәрәңге,...
Көзге муллык иң беренче чиратта азык-төлек базарында чагыла. Киштәләр яшелчә, җиләк-җимештән сыгылып тора.
Көньяк җимешләренә бәяләр төшкән: слива - 55 сум (60 сум булган), виноград - 55 (65), карбызның килосы - 11, кавынныкы - 36 сум булган.
Соңгы вакытта яшелчәләргә дә бәя төште, моңа кадәр 20 сум торган суган, бәрәңге, кәбестә хәзер 15 әр сумнан сатыла, кишернең килосы - 20 сум, татлы борыч - 30 сум. Помидорның шәхси хуҗалыкларда үстерелгәненә бәяләр читтән китерелгәненә караганда кыйммәтрәк, аны 40 сумнан тәкъдим итәләр. 1 сентябрьдән кибетләрдә сөт продукцияләренә бәяләрнең 10% ка артуын хәбәр иткән идек инде, хәзер 2,5% майлылыктагы сөтнең литры - 31 сум, 3,2% лысы - 40, катык - 26,5 сум, кефир - 15,5 сум, сөт өсте (0,5л) 68 сум тора. Ә менә шәхси хуҗалыклардан сөт продуктлары белән сату итүчеләр бәяне әлегә элеккечә калдыра.
Югары сортлы онның килосы - 21 сум, карабодай - 26, макарон эшләнмәләр - 27 сум, дөге - 34-37 сум.
Узган елның шушы чорына бәрәңгенең килограммы 10 сум булган. Быел исә шәхси хуҗалыкларда аның уңышы һәр җирдә мактанырлык түгел, димәк, икенче икмәккә ихтыяҗ булачак. Моның сәбәпләре төрле, бу культураның түбән уңыш бирүенә генә бәйле түгел. Моңа Ерак Көнчыгыштагы вәзгыять тә тәэсир итми калмас, диләр белгечләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев