Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Онытылган зират?!

Шәһәребезнең күп гасырлык тарихы дистәләгән төрле милләт һәм конфессияләрнең үзара тату яшәве белән үрелеп бара.

Район ветераннар советы рәисе Заһир Зиатдинов, район мөмкинлекләре чикле кешеләр оешмасы рәисе Фидалия Шәймәрданова, район инвалидлар оешмасы рәисе Светлана Калинина шәһәребез территориясендәге яһүд зиратының торышы турында борчылалар.

Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтелә. Хәтер һәм кайгы елында без илебез азатлыгы өчен яу кырында ятып калганнарга, сугыш һәм хезмәт ветераннарына хөрмәтебезне белдерәбез. Халкыбыз, шул исәптән  якташларыбыз – минзәләлеләр, күп төрле фаҗигаләрне кичерделәр, әмма беркайчан да бирешмәделәр, авыр хәлләрдән чыктылар, түзем булдылар.

Безнең шәһәр территориясендә (төньяк-көнбатыш өлешендә) мемориаль(?) яһүд зираты бар. Соңгы елларда ул бердәнбер төзекләндерелми калган урын булып калды. Шушы уңайдан без шәһәр һәм район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәбез: зиратны койма белән әйләндереп алып, шул каберлеккә истәлек билгесе куярга мөмкинлек табылмасмы?

Шушы эшне башкарып чыксак, бу изгелек тарих битләренә кереп калыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев