Пенсия фондының Минзәлә районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Коноваловка авылында гражданнарны кабул итте
Кабул итү Коноваловка авыл Советы бинасында оештырылды
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") Россия пенсия фондының Минзәлә районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева Коноваловка авылында гражданнарны кабул итте.
Кабул итү барышында ул уку йортларына кергәндә туендыручысын югалту буенча пенсияне билгеләү һәм туктату һәм пенсия билгеләгәндә гариза бирү тәртибен аңлатты.
Алсу Ганиева район авылларында гражданнар белән күчмә очрашулар алга таба да дәвам итәчәк, дип билгеләп үтте һәм авыл җирлеге белгечләреннән кабул итүләр үткәрү турында авыл халкына җиткерүләрен сорады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев